- инде
- кис. 1. Төрле сүз төркемнәре янында килеп, эшнең төгәлләнүен күрсәтә уздым и. 2. Боерык фигыльдән соң аңа үтенү, түземсезләнү төсмере кертә бир и. 3. Берәр эшне эшләргә вакыт җитүен, эшнең башланып китүен белдерә; хәзер и. кайтырга ярый 4. рәв. Күптән түгел генә ул чакта чәй юк иде, и. генә чыкты 5. Бүгенге, хәзерге көн, мизгел индедән соң ул булмый бит 6. Берәр эшне, шартны белдергәндә, шарт җөмләне баш җөмләгә бәйләү өчен кулл. ; әгәр и. бармый икән, ул чагында... 7. Әйткән сүзне яратмау, дөреслегенә ышанмауны аңлата ха-ха! Инде, абый! 8. Җиңелчә үкенеч яисә мәҗбүрилек хисе белдерү төсмере бирә килдем дә, шушында калдым инде. Шулай килеп чыкты инде. Түзәргә инде. ИНДЕ ДӘ – Соклануны гаҗәпләнүне белдергәндә кулл. инде дә сылу!
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.